+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 август 2022, 13:25

21 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 150гә җитте.

21 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...21 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...
21 якташыбыз авыр хәлдә, берсе вафат...
Тәүлек эчендә янә 90 якташыбызда инфекция ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 108 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 70 пациент 60 яшьтән өлкән. 21 якташыбыз авыр хәлдә. ИВЛда – 4 кеше.

363 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 106 пациент 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 73 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 285 904.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан 1 кеше вафат булган. Барлыгы корбаннар саны - 5 775. Аларның 4 897се 60 яшьне узган булган.

Коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән республикада 3 003 099 кеше прививка ясаткан. 2 796 127 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.

Бер тәүлектә 12 197 кеше вакциналанган. Ревакциналанган гражданнарның саны - 692 787.

 
 
Фото: novochvedomosti.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас