+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 август 2022, 12:20

Коронавирус йоктыручылар саны арта башлады

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 3 августка республикада коронавирус белән авыруның 89 яңа очрагы теркәлгән.

Коронавирус йоктыручылар саны арта башладыКоронавирус йоктыручылар саны арта башлады
Коронавирус йоктыручылар саны арта башлады

Хәзерге вакытта стационарда - 112 пациент, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 73 кеше. 22 пациент авыр хәлдә, ИВЛ аппаратына өч кеше тоташтырылган.

Амбулатор дәвалауны 407 кеше уза, 122се – өлкән яшьтәге кешеләр. Узган тәүлек эчендә 51 кеше савыккан, аларны өйләренә озатканнар.

Тәүлек эчендә бер пациент вафат булды. Башкортстанда узган тәүлектә 10 481 кеше вакциналанган. Республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 3 017 327 кешегә - беренче прививка, 2 801 350 кешегә вакцинация тулысынча ясалган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас