+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 август 2022, 14:44

21 якташыбыз авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.

21 якташыбыз авыр хәлдә...
21 якташыбыз авыр хәлдә...

Әле республика дәваханәләрендә 135 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 79 пациент 60 яшьне үткән. 21 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

452 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 131 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 33 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 286 054.

Корбаннар саны 5 777гә җитте. Аларның 4 898се 60 яшьне узган булган.

Тәүлек эчендә 12 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 11 кеше аннан савыгып, өйләренә озатылган.

Республикабызның 3 024 491 кешесе коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 804 941 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Тәүлек эчендә 10 755 кеше вакциналанган, 709 308 кеше ревакцинация ясаткан.

12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның 8740сы – 1нче, 7953се – 2нче компонент белән вакциналанган.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: