Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләр статистикасын тәкъдим итте. Июль башыннан 1345 мөрәҗәгать кергән. Күпчелегендә - сәламәтлек саклау белән бәйле системалы проблемалар. Болар -табибка язылу, коронавирустан вакцина ясау һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре.
Киңәшмәдә шулай ук дәвалау учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Забелин төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына "Роспотребнадзор" белән бергә дәвалау туклану системасы эшен анализлауны һәм аутсорсинг предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүне йөкләде.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча, аның Хакимиятенең контроль идарәсе 2019 елдан 2021 елга кадәр файдалануга тапшырылган ФАПлар эшен тикшерде. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында өч ел эчендә республикада 197 модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган. 3 августка күчмә тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, фельдшерларның яллары яки "больничный"лары аркасында 28 ФАП эшләми. 128 ФАП гадәти режимда эшли. Фельдшерлар комплектланмаган яки булмаган очраклар ачыкланмаган.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин шулай ук беренче яртыеллыкта демографик хәл турында да сөйләде.
2022 елның алты аенда республикада үлүчеләр саны 9,9 процентка һәм туучылар саны 4,1 процентка кимегән.
Ел башыннан төбәктә 17 331 бала туган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 749 кешегә кимрәк.
Фото: башинформ