Республика дәваханәләрендә әле 134 кеше ковидтан дәвалана, аларның 80е 60 яшьне үткән.
17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
484 пациент амбулатор дәвалану ала, аларның 145е - 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 64 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 286 118.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән. Барлыгы бу инфекциядән 5 777 якташыбыз савыга алмады. Аларның 4 898е 60 яшьне узган булган.
Тәүлек эчендә 11 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 11 кеше аннан савыгып, өйләренә озатылган.
Республикабызның 3 032 258 кешесе коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган. 2 809 375 якташыбыз вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Бер тәүлектә 12 201 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны — 713 949.
12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның 8750се – 1нче, 7980е 2нче компонент белән вакциналанган.
Фото: news.myseldon.com