+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 август , 18:50

280 кешедә - яман шешкә шик

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе республика буенча эшен дәвам итә.

280 кешедә - яман шешкә шик
280 кешедә - яман шешкә шик
Анда күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар һәм маммографлар, ФАПлар һәм Республика клиник хастаханәсенең диагностика үзәкләре, Республика кардиология үзәге катнаша.

Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.

«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнары да колачлана: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.

Бүгенгә акция башланганнан бирле 97 043 кеше тикшерелгән. 34 797 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 22 426 флюорография, 12 371 маммография тикшеренүе.

3 187 кешенең канында глюкозаның югары дәрәҗәсе, 3 900 кешенең канында холестерин дәрәҗәсе, 5 522 кешенең югары кан басымы, 3901дә артык авырлык ачыкланган.

5454 социаль-әһәмиятле авыру ачыкланган, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары – 2 334 кешедә, яман шешләргә шик - 280 кешедә, шикәр чиренә шик - 594 кешедә, туберкулезга шик - 20 кешедә. Алар өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Формалаштырылган бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в