+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 август 2022, 05:55

Медицина эшчәнлек төрләренең федераль исемлеге үзгәрде

Башкортстанда 1 сентябрьгә кадәр лицензияләрне яңадан рәсмиләштерергә кирәк.

Медицина эшчәнлек төрләренең федераль исемлеге үзгәрдеМедицина эшчәнлек төрләренең федераль исемлеге үзгәрде
Медицина эшчәнлек төрләренең федераль исемлеге үзгәрде
Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр медицина оешмаларына элек эшләргә бирелгән лицензияләрне яңадан рәсмиләштерергә кирәк.

Русия Хөкүмәтенең 2021 елның 1 июнендәге 852 санлы карары нигезендә, медицина эшчәнлеген тәшкил итүче әлеге эшләр исемлегеннән хәзер түбәндәге эшләр төшереп калдырылды: гигиена тәрбиясе, дезинфектология, клиник микология, кичектергесез медицина ярдәме, операция эше, шәфкать туташы эшен оештыру, сексология, шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү, энтомология һәм эпидемиология.

— Хәзерге вакытта лицензияләр исемлегеннән төшереп калдырылган барлык медицина учреждениеләре лицензияләрне яңадан рәсмиләштерүгә 2022 елның 1 сентябренә кадәр гариза бирергә тиеш, — ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Ул медицина учреждениеләре өчен медицина эшчәнлеген лицензияләү — мәҗбүри шарт, шуңа күрә барлык дәүләт һәм шәхси клиникалар, дәваханәләр, шифаханәләр, госпитальләр һәм башка медучреждениеләр лицензияләү процедурасын узарга тиеш, дип аңлатты.
Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге тарафыннан лицензияләнә торган эшчәнлек төрләренең федераль исемлеген кыскарту белән бәйле рәвештә лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү эше алып барыла.

Лицензияләрне оператив алу өчен лицензияләү буенча хезмәтләр алганда консультация бирү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча «Кайнар линия» эшли, уңайлы булсын өчен, лицензияләү турында барлык мәгълүмат Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү - 15 көн, ә кабат рәсмиләштерү 10 көн тәшкил итә.

 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас