Җәй узып барганда, ниһаять, көннәр дә кыздыра башлады. Мәктәп каникуллары тагын бер ай чамасы дәвам итәчәк һәм җәйнең калган көннәре барлык гаиләләр өчен дә имин узсын иде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре белән бергә без балалар зыян күргән иң төп хәвефләрнең исемлеген әзерләдек.
1. Зур су
Нинди куркыныч яный?
Июнь ахырында Стәрлетамак районында фаҗига булды, анда биш яшьлек кыз батып үлде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, кызчык елгада абыйсы белән караучысыз кала. Ул таеп китә һәм суга егыла. Малай, ярдәм сорап, өлкәннәр янына йөгерә. Кызга ярдәм итәргә тырышсалар да, кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар.
Быелгы һәм узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, караучысыз калган балалар ешрак бата. Күпләр балалары белән берәр хәл була калса, алар ярдәмгә чакырачак, кычкырачак һәм суда тыпырчыначак, дип уйлый. Бу алай түгел. Балалар тавыш-тынсыз һәм сиздермичә бата. Су йота да төпкә китә. Бала – батарга, ә берничә метр читтә тыныч кына йөзүче кешеләр нәрсә булганын аңламый да калырга мөмкин.
Нәрсә эшләргә?
Беренчедән, балаларны пляжга үзләрен генә җибәрмәскә. Алар яхшы йөзә белгән очракта да, сулыкларга барыбер өлкәннәр белән генә барсыннар. Һәм ярда хәмер эчеп утыручы өлкәннәр белән түгел, ә аларны бер минутка да күздән ычкындырмаучы аек һәм җаваплы кешеләр белән.
Бу — икенчедән: балаларны хәтта биш минутка да караучысыз калдырырга ярамый.
Барлык ата-аналар да җаваплы түгел. Балалар турында онытып, пляжда рәхәтләнеп күңел ачучылар да байтак. Әгәр, сездән тыш, пляжда башка компанияләр дә ял итә икән, балаларны үзегезнекенә һәм читнекеләргә бүлмәгез. Чит балаларны да күзәтегез.
2. Биек тәрәзәләр
Нинди куркыныч яный?
Быел аларга бәйле хәл аеруча катлаулы: балалар тәрәзәләрдән әледән-әле егылып төшә. Иң аянычлысы – өч бала һәлак булган.
Шушы көннәрдә генә Уфада икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек бала егылып төште, югыйсә, өйдә сабый үзе генә булмаган. Ярый әле аны тиз күреп калып, “ашыгыч ярдәм” чакырталар һәм баланы дәваханәгә алып китәләр.
Нәрсә эшләргә?
Беренче чиратта, сабыйның гомерен черкиләрдән саклаучы челтәрләргә ышанып тапшырмаска, алар — ышанычсыз сакчылар, балалар аларга таяна һәм егылып төшә. Әлеге челтәр куелган тәрәзә — шул ук ачык тәрәзә ул! Тәрәзә төбенә зур гына әйбер кую хәерле. Мәсәлән, гөл чүлмәге. Аны кузгаткан тавыш тәрәзә төбендә кемдер барлыгын искәртүче сигнал булачак. Тагын тәрәзәләргә махсус фиксаторлар куярга мөмкин, алар балага аны берничә сантиметрдан зуррак итеп ачарга мөмкинлек бирмәячәк.
Икенчедән, начар үрнәк күрсәтмәгез — бала каршында тәрәзә төбендә утырмагыз һәм тәрәзәдән башыгызны тыкмагыз. Алар барысын да кабатларга ярата. Тәрәзәнең ничек ачылганын күрсәтмәгез. Ул механизмны никадәр соңрак үзләштерсә, шулкадәр яхшырак.
Өченчедән, бала басып менмәсен өчен тәрәзә яныннан бөтен җиһазларны — караватларны, урындыкларны алыгыз.
3. Адашу
Нинди куркыныч яный?
Ел башыннан урманнарда һәм тауларда 13 бала югалган. Ярый әле күңелсез нәтиҗәләргә юл куелмаган, барысын да табып, өйләренә кайтарганнар.
Күптән түгел Белорет районында 40 кешедән торган зур компания дүрт көймәдә Агыйдел буйлап йөзгән. Төркем нык сузылган, ә соңгы көймәдә өч малай йөзгән. Берсенең хәле начарлангач, балалар ярга тукталган, ә бәйләп куйган көймә бавы сүтелгән һәм, ычкынып, агып киткән. Балалар ике сәгать яр буеннан барган, башка ял итүчеләрне очраган, алары коткаручыларны чакыртырга булышкан.
Нәрсә эшләргә?
Коткаручылар балага якты: кызыл, сары төстәге әйберләр кидерергә киңәш итә, әмма беркайчан да “хаки” төсендәгене түгел. Бу очракта ул ерактан ук күренеп торачак.
Кием җиңенә һәм чалбарга яктылык кайтаргыч элементлар тегегез, бу караңгыда күренү мөмкинлеген арттыра.
Тагы да баланың үзе белән зарядкалы телефоны булсын, аның буенча шалтыратырга һәм ярдәм сорарга, яки 112 телефоны аша коткаручылар белән элемтәгә керергә мөмкин.
Баланы түбәндәгеләргә өйрәтегез: әгәр ул урманда адаша икән, туктасын һәм ярдәм көтсен. Икенчедән, шауласын — кычкырсын, агачка таяк белән суксын. Ярдәм турындагы сигнал бер үк вакытта кыргый хайваннарны һәм “шүрәлеләр”не дә куркытачак (бу урында укудан бер минутка аерылып торыгыз һәм баланың рюкзагына сыбызгы салыгыз). Ә инде ялгызына ямансу булып китсә, агачны кочакларга була. Хәрәкәт итә алмасалар да, алар да тере бит.
“Балаларны күздән ычкындырмаска” дигән универсаль киңәш бу очракта да актуаль!
4. Эссе
кояш
Җәйнең эссе көннәре сирәк, шуңа күрә күпләр әнине тыңламасаң һәм баш киемен, иркен кием-салым кимәсәң, шәфкатьле һәм җылы кояшның, гомумән, бик куркыныч булуын онытырга да өлгерде. Иң яхшысы — ак төстәге киемдә булу. Һәм мотлак рәвештә күп су эчәргә кирәк.
Әгәр кинәт хәлсезләнсәгез, башыгыз әйләнә башласа, тирегез кызарса, димәк, сезне кояш суккан. Мөмкин кадәр тизрәк күләгә яисә җиләс урын табарга, су эчәргә, ә инде хәл бөтенләй начарайса, өйгә кайтып җитеп, табиб чакыртырга кирәк.
5. Ток, чокырлар һәм агулар
Туймазы районыннан футбол уйнаган 10 яшьлек Илназның тарихы узган елда бөтен илгә таралды. Ул трансформатор щитына туп алырга менгән һәм аны көчле ток суккан. Нәтиҗәдә, ике кулының да чукларын югалткан малайга күптән түгел өч миллион сумга кибер-протез урнаштырдылар: акчаны бөтен дөнья белән җыйдылар. Ул хәзер куллары белән нәрсәне дә булса тота, алып килә, шешә ача ала.
Без балаларның һәрвакыт тәртипле, пөхтә булуына, беркайда да менмәвенә, беркайдан да сикермәвенә беркайчан ирешә алмаячакбыз. Үзебез дә шундый идек. Без аларны игътибарлы, җыйнак булырга, башта уйларга, ә аннары эшләргә һәм иң катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә генә алабыз.
Электр чыбыгына кагылмаска, тимерчыбык калкып торган җирдә сикермәскә, төзелеш объектларында йөгермәскә һәм түбәгә менмәскә, билгесез сыекчалар эчмәскә. Болар барысы да, әлбәттә, бик мавыктыргыч, әмма үлем белән яный.