+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 август 2022, 09:03

Янә 106 кешедә инфекция ачыкланды

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 717гә җитте. Тәүлек эчендә янә 106 кешедә инфекция ачыкланды.

Янә 106 кешедә инфекция ачыкландыЯнә 106 кешедә инфекция ачыкланды
Янә 106 кешедә инфекция ачыкланды

Әле республика дәваханәләрендә 143 якташыбыз ковид белән көрәшә, алар арасында 92 пациент 60 яшьне үткән. 17 якташыбыз авыр хәлдә.

535 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 161 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 91 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 286 262.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлүчеләр юк. Әлеге вакытта корбаннар саны 5 777. Аларның 4 898е 60 яшьне узган булган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас