+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 август 2022, 04:42

“Баш миенә көч китермәгез!”

Нерв системасы авыруларының күпчелегенә хроник стресслар, эштә артык йөкләнеш һәм яман гадәтләр сәбәпче.

“Баш миенә көч китермәгез!”“Баш миенә көч китермәгез!”
“Баш миенә көч китермәгез!”
Медицина фән­нәре докторы, БДМУ­ның неврология кафедрасы мөдире, Башкортстан Сә­ла­мәтлек саклау ми­нистрлыгының штат­тан тыш баш неврологы Мансур Котлыбаев белән тармактагы актуаль мәсьә­ләләр турында сөй­ләштек.

— Мансур Әмирович, бүген нев­рологиядә нинди аеруча кискен проблемалар бар? Кешеләрне ешрак нәрсә борчый? Баш мие, ми авыруларына китерә торган сәбәпләр нинди?
— Нерв системасы авыруларына таручылар саны елдан-ел арта. Сәбәпләре күп. Бер яктан, бу – хроник стресслар, эштә артык йөкләнешләр, тормыш ритмы тизләнеше. Нәтиҗәдә, кешеләрдә баш авыртуы, йокы, аппетит бозылу, шулай ук артык арыганлык, ярсу, даими борчылу, күңел төшенкелеге башлана. Мондый халәтләр нигезендә невротик тайпылышлар ята.
Икенче яктан, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше, алкоголь белән мавыгу, тәмәке тарту баш мие кан тамырларының зарарлануына китерә. Ә бу — инсультның төп сәбәпчесе. Кызганыч, баш миенең кан әйләнеше бозылуга бәйле авырулар саны элеккечә зур булып кала. Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары баш миенең билгеле бер участокларында нерв күзәнәкләренең үсә баручы үлеме белән бәйле һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә.
— Сәламәтлекне саклау, нерв сис­темасы авыруларын кисәтү өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
— Баш миенең сәламәтлеген саклау өчен катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәү мөһим. Даими физик йөкләнеш кирәк — атнага биш көн, кимендә 30 минут (көн саен булса, тагы да яхшырак). Бу тиз йөрү, йөзү, спорт уеннары булырга мөмкин. Йөкләнешләр уңайсызлык тудырырга тиеш түгел. Физик күнегүләр баш миенең кан әйләнешен яхшырта, нерв күзәнәкләренең эшен нор­мальләштерә, кәефне күтәрә. Дөрес туклану да бик мөһим.
— Туклану турында җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде? Нинди ризыкларны чикләргә кирәк?
— Рациональ туклану кагыйдәләренә таяныгыз: артериль кан басымын күтәрүгә китерүче аш тозын, атеросклероз булдыручы терлек майларын (майлы ит, атланмай, сыр, каймак, майонез), шулай ук татлы ризыкларны һәм ак оннан әзерләнгән күмәчләр куллануны чикләгез. Соңгыларын күп куллану шикәр чиренә китерергә мөмкин. Бу авыруларның барысы да баш мие патологиясе үсеше хәвефен кискен арттыра.
Баш мие өчен файдалы продуктлар исәбенә яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, чикләвек, диңгез продуктлары, зәйтүн мае керә.
— Хәтер югалу белән бәйле авыруларны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк?
— Һәрвакыт үзегез өчен ниндидер яңа нәрсә өйрәнегез, мәсәлән, яңа уен коралларында уйнауны үзләштерергә, яңа биюләр өйрәнергә тәкъдим ителә. Күңелегезгә ошаган музыка тыңлау шулай ук ми сәламәтлеге өчен дә файдалы. Башка кешеләр белән даими аралашыгыз, стресс дәрәҗәсен киметергә тырышыгыз. Социаль элемтәләр нерв күзәнәкләре арасындагы элемтәләрне сакларга ярдәм итә. Тәүлеккә 7-8 сәгать йокларга кирәк. Әгәр эчке органнар авыруларыннан интексәгез, үз вакытында аларның коррекциясе бик мөһим. Аерым алганда, сүз гипертоник авыру, атеросклероз, йөрәк ритмы бозылу, шикәр чире һәм башкалар турында бара.
— Неврология — киң тармак. Соңгы елларда бу өлкәдә нинди үзгәрешләр бар?
— Неврология — бик тиз үсә торган медицина өлкәсе. Хәзерге вакытта баш миенең йөзләгән авыруы билгеле, алар арасында Паркинсон яки Альцгеймер авыруы кебек киң тарал­ган авырулар да, берничә миллион кешегә бер булган очраклар да бар. Әле 30-40 ел элек неврологлар, баш мие авыруларын диагностикалау алымнары күп, ә дәвалау ысуллары аз, дип сөйли иде. Хәзер хәл үзгәрә, ел саен яңа дару препаратлары кертелә, дәвалауның яңа методикалары үзләштерелә.
— Кешенең баш мие — иң катлаулы һәм ахыргача өйрәнелмәгән орган. Соңгы вакытта бу өлкәдә нинди ачышлар булды? Нәрсәләр көтәргә?
— Баш мие элеккечә үк аз өйрәнелгән әле, шуңа күрә нейрофәннәр белән бөтен дөньяда меңләгән галим шөгыльләнә. Соңгы елларда үзәк нерв системасының таркау склероз (өлкән яшьтәге кешеләрнең кан тамырлары авыруы — атеросклероз белән бутарга ярамый) кебек ялкынсынулы авыруын дәвалауда шактый алга китеш булды, нейрореабилитация, нейрохирургия актив үсә. Нерв тукымасын регенерацияләү процесслары актив тикшерелә, бу — зарарланганнан соң баш миен тергезү. Якын елларда нейродегенерация процессын акрынайтачак препаратлар эшләнәчәк дип көтелә, болар — баш миенең вакытыннан алда картаюын, шулай ук баш миенең нәселдән килгән авыруларын дәвалау өчен дарулар.
— Безнең республикада неврология хезмәте ничек эшли? Киләчәккә нинди планнар бар?
— Безнең республикада баш мие авырулары булган пациентларга ярдәм итү өчен неврология хезмәте уңышлы эшли. Неврологлар һәр поликлиникада диярлек бар. Авыр очракларда пациентларны шәһәр һәм район дәваханәләренә стационар дәвалануга җибәрәләр. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе, БДМУ клиникасы, шулай ук Уфаның Ашыгыч ярдәм дәваханәсе, 21нче шәһәр клиник дәваханәсе югары дәрәҗәдәге стационарларга ия.
Хәзерге вакытта безнең максат — нерв сис­темасы авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган үзәкләр булдыру. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә таркау склероз (рассеянный склероз), эпилепсия, ботулинотерапия, экстрапирамид һәм когнитив тайпылышлар үзәкләре уңышлы эшли. Республика медицина-генетика үзәгендә нәселдәнлек авырулары булган пациентлар күзәтелә.
— Әңгәмә өчен рәхмәт!

Ләйсән Якупова әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас