-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 август 2022, 22:14

ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”

Башкортстан ЦУРы бу хакта социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”

"Ашыгыч ярдәм" һәм "Кичектергесез ярдәм" – икесе ике төрле хезмәт. Аларның бурычы уртак - мохтаҗларга медицина ярдәме күрсәтү. Бу пост - Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белән туры эфирның дәвамы: https://vk.cc/cfHr66

Шулай итеп, ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга? 112 хезмәте һәрвакыт элемтәдә.

Операторга түбәндәгеләрне әйтергә кирәк:
- кем чакыра;
- шалтыраткан телефон номеры (әгәр элемтә өзелсә, сезгә шундук шалтырата алачаклар);
- пациентның җенесе, аның туган көне (көне, ае һәм туган елы);
- нәрсә һәм кайчан булды;
- нинди симптомнар "ашыгыч ярдәм" чакыртырга мәҗбүр итте;
- сез нәрсә эшләдегез (дару бирдегез һәм нинди ярдәм күрсәттегез);
- авыру урнашкан адрес. Әгәр ул урамда икән, төгәл ориентирларны күрсәтергә кирәк. Әгәр фатирда икән, өйгә якын килү урынын, подъезд номерын, кодлы йозакны әйтергә. Әгәр йортка керү өчен ниндидер үзенчәлекләр бар икән, бу хакта да әйтергә кирәк.

Бу мәгълүматлар табибларга тизрәк эш итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр авыруның төгәл туган көнен белмәсәгез, мәсәлән, борчылмагыз. Сезгә барыбер ярдәм итәрләр.

Ләкин бик мөһим: паникага бирелмәгез, аңлаешлы итеп сөйләгез.

Планлы медицина ярдәме турында тулырак мәгълүмат – түбәндә”, - дип язган ЦУР.

ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
ЦУР: “Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кая шалтыратырга?”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: