Ковид йоктырганнарның гомум саны 293 075 кешегә җитте. Сационарларда әлеге вакытта 144 авыру дәвалана, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 94 пациент исәпләнә.
Аларның 10сы авыр хәлдә. Берсе - ИВЛда.
629 кеше йорт шартларында дәвалана. Тәүлек эчендә 67 кеше савыккан.
COVIDтан үлү очрагы соңгы тәүлектә теркәлмәгән. Үлүчеләрнең гомум саны - 5 778 кеше.
1нче компонент белән - 3 059 282, 2 компонент белән 2 825 681 кеше вакциналанган. Ял көннәрендә 13 420 кеше вакцина ясаткан.
Ревакциналанучылар саны - 730 381 кеше.