+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 август 2022, 03:25

Төп проблемаларның берсе — табибка язылу

Шулай ук, халыкны медицина ярдәме алу, диспансерлау, дарулар тәэминаты, дәваханәләр торышы да борчый.

Төп проблемаларның берсе — табибка язылуТөп проблемаларның берсе — табибка язылу
Төп проблемаларның берсе — табибка язылу
Республикада даими рәвештә узучы “Сәламәтлек сәгате”ндә тармакта булган җитди проблемалар турында фикер алышалар. Үткән атнада анда Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү хакында чыгыш ясады. Анда күтәрелгән кайбер темалар белән таныштырабыз.

Гомумән алганда, июльдә халыкның “Инцидент-менеджмент” һәм “Кире элемтә платформасы” системаларына килгән мөрәҗәгатьләре арасында күпчелеге төзекләндерүгә кагыла. Аннары — юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль хез­мәтләндерү. Сәламәтлек саклау — 5нче урында. Коронавирус буенча, аерым алганда, вакциналануга язылудагы проблемалар турында, нигездә, Кире элемтә платформасына язалар. Сәламәтлек саклау һәм коронавирус буенча бу айда барлыгы 1345 хәбәр килгән.
Узган елдагы статистика белән чагыштырсак, быел беренче яртыеллыкта сәламәтлек саклау темасы буенча 48 меңгә кимрәк мөрәҗәгать алынган. Былтыр июнь-июль, республика Башлыгының 17 июньдә кул куйган указы һәм вакциналану таләпләре катгыйландырылу сәбәпле, иң кызу айлар булган. Быел февральдә генә шундыйрак хәл күзәтелгән.
Узган ел июльдә халыкның сәламәтлек саклау буенча төп биш темасы вакциналану белән бәйле бул­ган. Быел да бу мәсьәлә актуаль булып кала, ләкин медицина ярдәме алу, диспансерлау, дарулар тәэминаты, дәваханәләр торышы алдарак бара. Табибка язылу — төп проблемаларның берсе.
Әйтик, июльдә Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсендә эндокринолог булмаган. Ул ялга киткән. Салаватта бер атна элек балалар неврологына языла алмаганнар. Бу проб­леманы хәл итүнең өч варианты бар, ләкин алар популяр түгел. Болар:
1. Ерактан торып консультацияләр үзәге;
2. Телемедицина;
3. Медицина университетын тәмамлаучылар белән эшне көчәйтү.
Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр күп булган 5 төп төбәк санында, былтыргы белән чагыштырганда, әллә ни үзгәреш юк. Узган елда халык мөрәҗәгатьләре буенча Ишембай районы алда иде, быел — Иглин районы. Ни өчен бу район? Нинди дә булса аерым сәбәпләр табылмаган. Халык актив һәм челтәрләрдә актив языша.
Дәваханәләрдә туклану темасы да актуаль булып кала. Әйтик, Башкорт­станның бер районында яшәүче Аня Долгова Республика клиник перинаталь дәваханәсендә начар ашатулары турында язган. “Перинаталь үзәктә менюның пациентларга бирелгән ризыклар белән туры килмәвен беренчегә генә билгеләмибез. Бүген иртәнге ашка алма бирделәр, сырны майга алыштырганнар. Полдник белән кичке ашны берләштерделәр: запеканка белән мичтә пешерелгән балык бирделәр. Уфада яшәүчеләргә рәхәт, аларга ашарга алып киләләр. Ләкин бүлекчәдә читтән килүчеләр күп”, — дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Перинаталь үзәкнең баш табибы Светлана Кәримова бу мөрәҗәгатькә түбәндәге җавапны биргән: “Перинаталь үзәктә дәвалау тукландыруын “Здоровье” аутсорсинг компаниясе үткәрә. 17 майда мичтә пешерелгән балык, карабодай боткасы, алма, сыр китерделәр. 12 июльгә тукландыру сыйфаты буенча барлык җитеш­сезлекләрне бетердек. Бракераж комиссиясе эшли. Әзер ризыкларны катгый меню буенча кабул итәләр, таратыр алдыннан аутсорсинг компаниясе вәкилләре алдында ассортиментны, ризык санын, күләмен һәм сыйфатын тикшерәләр. 30 июньдә пациентлар өчен яңа савыт-саба сатып алдык”.
Халык бу тема буенча еш яза. Май, июнь айларында мөрәҗәгатьләр булган, яңа шикаятьләр дә бар. Кыскасы, аутсорсинг оешмаларына туклану буенча кисәтүләр шактый. “Акушерлык һәм гинекология” профиле буенча өч дәрәҗәле ярдәм күрсәтү системасы барлыкка килүгә бәйле рәвештә, күп кенә хатын-кызлар туган районнарында түгел, ә Уфаның перинаталь үзәгендә бала тудыра. Туклану мәсьәләсен хәл итү тулысынча медицина учреж­дениесенә төшә. Медучреж­де­ниеләрдә, мәктәп­ләрдәге кебек, туклану сыйфатын контрольдә тоту вариантын карарга мөмкинме? Хәзер үз ягыннан әлеге хәлне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм “Здоровье” җәмгыяте эшкәртә.
“Менталь (психик) авырулары бул­ган кешеләрнең тешләрен наркоз астында дәвалау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Алар да медицина ярдәменә хокуклы бит. Бу мәсьәләне хәл итәргә булышуыгызны бик күп кешеләр көтә”, — дип язалар социаль челтәрләрдә.
Менталь авырулары булган 18 яшьтән өлкәнрәк пациентларга мондый ярдәмне тиешле җиһазлары һәм кадрлары булган шәхси милек формасындагы стоматология клиникаларында гына алырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча 21нче дәваханәдә вакытлы маршрутлаштыруны кабул итү турында фикер алышалар, ләкин әлегә карар кабул ителмәгән. Республика стоматология поликлиникасы каршында көндезге стационар ачу да менталь тайпылышлары булган пациентларга наркоз астында терапевтик һәм хирургик стоматология ярдәмен күрсәтүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас