"Мондый фактлар безнең өчен гадәтигә әверелде инде. Без медицина оешмаларын, авыл яки шәһәрнеке булу-булмауга карамастан, заманча техника белән тәэмин итәбез, Барысы да ихтыяҗ буенча, кирәк булганда. Халык сәламәтлеге - безнең өчен өстенлекле, бу мәсьәләләргә зур игътибар бирәбез.
Әлеге җиһазлар диагностиканың яңа дәрәҗәсенә чыгарга, куркыныч авыруларны – онкологияне, ишемик инсультны, коронавируслы пневмонияне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Компьютер томографындагы тикшеренүләр күрше районнарда яшәүчеләр өчен дә ачык булачак.
2022 елга планнарда - республика хастаханәләренә 1,37 млрд. сумлык 1536 берәмлек җиһаз кайтарту. Шул исәптән, рентген, флюорографлар, маммографлар, эндоскопик системалар, УЗИ һәм наркоз аппаратлары. Җиһазларның күп өлешен урнаштырдык һәм файдалануга тапшырдык та инде".