

Әле республика дәваханәләрендә 173 кеше ковид белән көрәшә, алар арасызнда 121 пациент 60 яшьне үткән. 12 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
1298 кеше амбулатор дәвалана, аларның 389ы 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 214 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 288 528.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән. Пандемия башыннан инфекция барлыгы 5 785 якташыбызның гомерен алып китте. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
Фото: oblgazeta.ru