+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 август 2022, 11:50

Бездә ревакциналау ничек бара, даруларга кытлык юкмы?

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Башкортостан” телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында бу һәм башка актуаль сорауларга җавап биргән.  

Бездә ревакциналау ничек бара, даруларга кытлык юкмы?Бездә ревакциналау ничек бара, даруларга кытлык юкмы?
Бездә ревакциналау ничек бара, даруларга кытлык юкмы?

— Ревакциналау юнәлешендә актив эшлибез, — ди министр. — Кичә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оперштаб үтте, без Русия Федерациясе субъектлары арасында ревакциналау темплары буенча 4-5нче урында. Бу - яхшы нәтиҗә һәм системалы эш, ул безгә бу нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Ревакциналану өчен күрсәтмәләр билгеләнгән — һәр 6 ай саен, шуңа күрә барысын да безнең поликлиникаларга чакырам.

—Бездә дарулар белән тәэмин итү буенча өзеклекләр булачакмы? Сентябрьдә бездә тормыш өчен кирәкле препаратлар булмаячагы турындамиф каян барлыкка килде?
—Бу - чынлыкта миф. Беренчедән, температураны төшерүче препаратлар төрле, төрле чыгарылышта, шуңа күрә монда алар булмау буенча борчылырга һәм ясалма ажиотаж тудырырга кирәкми, шулай ук даруларны күпләп сатып алуның мәгънәсе юк һәм алга таба да кирәк түгел. Дарулар бар һәм булачак, стационарлар һәм амбулатор звено күзлегеннән караганда, без бер айдан күбрәк вакытка дарулар белән тәэмин ителгән.

— Әлбәттә, медицинада беренче урында һәрвакыт беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм диагностика булачак. Әйтегез әле, Сез бүгенге көндә кадрларга кытлык тоясызмы? Беренчел звено белән мәсьәләне ничек хәл итәсез?
— Әйе, безнең өчен бик амбициоз мәсьәлә бу, чыннан да хәзер без парадигманы алыштырырга һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносына басым ясарга тырышабыз. Бу пациент беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән керү ноктасы, ул фельдшер-акушерлык пункты да, табиб амбулаториясе дә, поликлиника да яки теләсә нинди башка структур бүлекчә дә булырга мөмкин. Биредә кадрлар белән тәэмин итү безнең өчен өстенлекле юнәлеш, бу яктан без эшлибез, бу табибларга да, урта медицина персоналына да кагыла.

Шулай ук Радий Фәрит улы кушуы буенча без хәзер Нефтекамада, Октябрьскийда һәм республиканың башка шәһәрләрендә медицина колледжлары филиалларын өстәмә рәвештә ачтык, бу колледжларга укучылар җыю артты. Ышанам, бу колледжларга быел килгән егетләр һәм кызлар киләчәктә безнең дәүләт медицина оешмалары сафларын тулыландырачак. Һәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында без үзебезнең структур бүлекчәләрне, авыл медицина оешмаларын җиһазландырабыз. Бу яктан төзелеш һәм яңа җиһазлар сатып алу буенча да эш алып барыла. Бүген генә Нефтекамага компьютер томографы килде, хәзер аны монтажлауга керештеләр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас