

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, республиканың эвакуация комиссиясе рәисе Максим Забелин, Русия Дәүләт думасы депутаты, республика Ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева, Башкортостанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты, иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Руслан Насретдинов катнаштылар.
"Безнең заман геройлары — табиблар, волонтерлар һәм меценатлар. Һәм без аларга тагын рәхмәт әйтәбез! Беренче чиратта Донбасста бишенче һәм алтынчы бригада составында эшләгән медикларга. Безнең табиблар элеккечә тугандаш республикалар территориясендә хезмәттәшләренә ярдәм итә. Махсус операция уздыру вакытында алар 100 меңнән артык пациентка, шул исәптән балаларга да ярдәм итте», — диде Максим Забелин.
Чараның мәртәбәле кунаклары өчен Башкортстанның танылган артистлары катнашлыгында концерт оештырылды. Аннары бригадаларга кергән табибларны, урта медицина персоналын һәм машина йөртүчеләрне бүләкләү булды.
Стәрлетамакның 1нче шәһәр клиник дәваханәсенең тән пешү бүлеге травматолог-ортопеды Ольга Попова сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Президентының Рәхмәтен алды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә югары һөнәри осталык һәм казанышлар өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән 23 белгеч бүләкләнде, тагын икесе югары һөнәри осталык һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәхмәтен алды.
Максим Забелин билгеләп үткәнчә, Донбасста булган берничә табиб шулай ук федераль бүләкләргә тәкъдим ителәчәк.
«Халыкка ярдәм күрсәттек. Бер яктан, гади поликлиника, гади кешеләр, гадәттәге проблемалар белән, ләкин шул ук вакытта хәлләр бик киеренке, борчулы, чөнки сиреналар тавышы астында уянасың һәм аның астында эшкә барасың, һавада шаулаган бөтен нәрсә фейерверк түгел... Халыкка бу йогынты ясый, күпләрдә неврозлар күзәтелә, - ди Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең табиб-невропатологы Роман Старцев, ул Красный Лучта бер ай яшәгән. — Нәкъ менә безнең килүдә актив бомбардировкалар башланды, ракеталар шәһәргә төште, хәрби объектлар бик нык атылды. Бервакыт без авыруларны подвалга эвакуацияләдек, анда төн буе утырдык".
Роман сүзләренчә, ул Донбасска барырга чакыруга шунда ук җавап биргән, хәтта уйлап та тормаган, чөнки моны үзенең гражданлык бурычы дип саный. Гомерләрен куркыныч астына куярга курыкмаган барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә китәргә карар иткән. Һәм бу - Гиппократ антына тугры булуның чын мисалы.