+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 Августа 2022, 11:55

Пациент “юк” сүзен ишетмәскә тиеш!

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында актуаль мәсьәләләргә кагылган.

Пациент “юк” сүзен ишетмәскә тиеш!Пациент “юк” сүзен ишетмәскә тиеш!
Пациент “юк” сүзен ишетмәскә тиеш!

— Билгеле булуынча, фельдшер-акушерлык пунктлары бездә бик яхшы җиһазландырылган һәм анда квалификацияле фельдшерлар эшли, аларда диспансерлау уздырыламы?
- Әйе, без чыннан да быел аеруча фельдшер-акушерлык пунктларын җиһазландырабыз, әйткәнебезчә - бу сәламәтлек саклауның беренчел звеносы һәм пациентның керү ноктасы. Быел без модульле 55 фельдшер-акушерлык пункты төзибез, бу да авыл өчен өстәмә ярдәм. Мин үзем берничә ФАП ачуда катнаштым, халыкта бу вакыйгага һәрвакыт шундый уңай җавап сизелә.

Диспансерлау күзлегеннән караганда, ул анкеталаштыру барганда берничә этаптан тора, беренче этапта тикшеренүләрнең иң гади ысуллары үткәрелә, без аларны фельдшер-акушерлык пунктларында үткәрә алабыз, өстәвенә, моны эшләргә безнең медицина мәгълүмат-аналитик системасы мөмкинлек бирә.

—ФАПта яки амбулаториядә диспансерлауның беренче этабы җайга салынган. Ә алга таба?
- Алга таба инде пациент поликлиникага юнәлә, анда маммография, флюорография уза һәм сәламәтлек торышы турында нәтиҗә ала. Һәм без хәзер дә шундый парадигма яклы, пациент булган җирдә тикшеренүләр уздырыла, табиб булган җирдә нәтиҗәләр языла. Бу уңайлы.

—Медицина учреждениеләрен "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты нигезендә җиһазлар белән тәэмин итү ничек бара?
- Әйе, мең ярымнан артык җиһазны быел көтәбез. Бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнәбез. Шулай ук безнең "Хәстәрлекле поликлиника" проектын анонсларга телим. Безнең бурыч — поликлиникада пациент "юк" сүзен ишетмәсен, ягъни аның теләсә нинди соравы хәл ителергә тиеш. Без бу проектны актив рәвештә алга этәрәчәкбез һәм беренчел звенода медицина ярдәме оештыру белән шөгыльләнәчәкбез.

Фото: edu.inspb.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас