+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 август 2022, 12:20

11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 296 049га җитте. Тәүлек эчендә янә 265 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...
11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 168 кеше коронавирус белән көрәшә, алар арасында 121 пациент 60 яшьне үткән. 11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1376 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 389 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 192 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 288 720.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы инфекция 5 785 якташыбызның гомерен алып китте. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: newsforaustralia.blogspot.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас