

Әле республика дәваханәләрендә 173 кеше ковид белән көрәшә, аларның 121е 60 яшьне үткән. 11 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 1582 пациент амбулатор дәвалана, аларның 474е 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 200 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 288 920.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы инфекция 5 785 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
Республикада 3 154 722 кеше коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган, 2 894 120 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 14 890 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны — 787 763. 12-17 яшьлек балаларның 9 155е вакцинаның беренче компонентын алган, 8 060 бала ике компонентны да ясаткан.
Фото: kirov.bezformata.com