+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 август 2022, 11:10

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 296 684кә җитте

Тәүлек эчендә янә 342 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 296 684кә җиттеБашкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 296 684кә җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 296 684кә җитте

Әле республика дәваханәләрендә 174 кеше дәвалана, алар арасында 122 пациент 60 яшьне үткән. 12 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1630 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 499 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 175 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 289 095.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән.
Барлыгы бу инфекция 5 785 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: tomsk.mk.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас