+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 Августа 2022, 09:25

Исерү халәтен тикшерү буенча бирелгән лицензияләр арткан

Башкортстанда 2022 елның гыйнварыннан маена кадәр исереклек халәтен тикшерүгә яңа лицензияләрне 10 медицина оешмасы алган, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 9га артык, былтыр бер лицензия рәсмиләштерелгән.  

Исерү халәтен тикшерү буенча бирелгән лицензияләр артканИсерү халәтен тикшерү буенча бирелгән лицензияләр арткан
Исерү халәтен тикшерү буенча бирелгән лицензияләр арткан

- Барлыгы республика лицензияләренең бердәм реестрында 96 медицина оешмасы алкоголь, наркотик, токсик исереклекне медицина тикшерүенә лицензия алды, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Ул аңлатканча, медицина тикшерүе оешмада тиешле лицензия булганда уздырыла һәм сулап чыгарыла торган һаваны алкоголь булуга тикшерә, кандагы психоактив матдәләрнең булуын һәм дәрәҗәсен билгели.

Бирелгән һәм яңадан рәсмиләштерелгән лицензияләр санының артуы эшкуарлар өчен уңай шартлар тудыру белән бәйле. 45 эш көненнән башлап медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләр бирү сроклары кыскартылды.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56116&sphrase_id=2312751

Фото: drivenn.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас