

Максим Забелин әйтүенчә, бу - аның инде COVID-19дан өченче вакциналануы.
"Бүген COVID-19дан кабат ревакциналау уздым. Безнең Русия вакциналары барлык яңа штаммнардан яклауда яхшы нәтиҗәлелек күрсәтте. Гомумән алганда, бу инде минем өченче прививка. Үземне бик яхшы хис итәм. Бер уңайдан сезонлы грипптан прививка ясаттым, бер көнне табиблар ике прививка ясарга киңәш итә. Минем иммунитет яхшы, сынатмас. Ә гомумән, вируслар яңадан башларын күтәрәчәк көз-кыш турында уйларга вакыт. Яклаучы антитәнчекләр тиз генә эшләнми, шуңа күрә җәй көне чана әзерләү дөрес", - дип язган Максим Забелин үзенең социаль челтәрләрендә.
Максим Забелин билгеләп үткәнчә, Русия вакциналары инфекциядән үзләренең ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген исбатлаган.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/social/2022-08-26/rukovoditel-administratsii-glavy-bashkirii-maksim-zabelin-proshel-povtornuyu-revaktsinatsiyu-ot-covid-19-2923441