+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 август 2022, 09:15

Медицина реабилитациясе буенча яңа сигез лицензия бирелгән

Башкортстанда 2022 елның беренче яртысында медицина реабилитациясе буенча яңа лицензияләрне сигез медицина оешмасы алган, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, җидегә күбрәк.

Медицина реабилитациясе буенча яңа сигез лицензия бирелгәнМедицина реабилитациясе буенча яңа сигез лицензия бирелгән
Медицина реабилитациясе буенча яңа сигез лицензия бирелгән

- Барлыгы республика лицензияләренең бердәм реестрында медицина реабилитациясе лицензиясе булган 96 медицина оешмасы теркәлгән, шуларның 59ы - дәүләт, 37се шәхси милек формасында, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.

Ул реабилитацияне тернәкләндерү медицинасының системалы процессыннан гыйбарәт, дип аңлатты. Реабилитация патологик процессның кискен фазасы басылганнан соң уздырыла.

Медицина реабилитациясе чаралары исемлегендә - реконструктив хирургия, тергезү терапиясе, шифаханә-курорт дәвалануы, протезлау һәм ортопедия. Бозылган функцияләрне тергезү нәтиҗәлелеге тернәкләндерү чараларының вакытында башлануына бәйле.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56518&sphrase_id=2312751

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас