

Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге бу вакыт эчендә әлеге профиль буенча 13 лицензия рәсмиләштерелгән. Лицензияләрнең бердәм реестрында оториноларингология буенча лицензияләре булган 297 медицина оешмасы теркәлгән.
Отриноларинголог, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Елена Савельева заманча оториноларингология колак, тамак, бугаз, борын һәм борын төбендәге шеш авыруларын медикаментлар һәм хирургия ысулы белән дәвалау проблемалары белән генә түгел, ә тавыш һәм ишетүне тергезү, шулай ук пациентларны реабилитацияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә, дип сөйләде.
Хәзерге вакытта ЛОР-органнардагы операцияләр заманча башкарыла, функциональ эндоскопик хирургия техникасы кулланыла, ул яхшы функциональ нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, күзгә күренерлек косметик дефектлар калдырмый.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56955&sphrase_id=2312751