Яшел чәй артык килограммнардан котылырга ярдәм итә. Эчемлектәге полифеноллар метаболизмны яхшырта.
Диабетны кисәтә. Яшел чәйдәге антиоксидантлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тота.
Йөрәк-кан тамырлары системасын тәртипкә китерә. Көн саен бер чынаяк эчү дә кан тамырларын чистарта, тромблар булдырмый.
Күз күрүен яхшырта. Анда күзләр өчен файдалы витаминнар күп.
Альцгеймер һәм Паркинсон авыруларын кисәтә. Организмнан хәвефле радикалларны чыгара һәм нейроннар эшчәнлеген активлаштыра.
Бөерләрдән ташларны чыгара. Яшел чәйдәге экстрактлар ташларны булдырмаска да ярдәм итә.
Ә сез нинди чәй яратасыз, дуслар?
Фото: about-tea.ru