+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 август 2022, 10:10

17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 297 871гә җитте. Тәүлек эчендә янә 417 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...
17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 221кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 155 пациент 60 яшьене үткән. 17 якташыбыз авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1862 кеше амбулатор дәвалану ала, алар арасында 559 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 201 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 289 793.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән. Пандемия башыннан алып, коронавирус инфекциясе 5 785 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: 103news.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас