+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 август 2022, 09:45

Рәхәтләнеп елагыз!

Суган тураганда. Ни өченме? Хәзер беләбез!  

Рәхәтләнеп елагыз!Рәхәтләнеп елагыз!
Рәхәтләнеп елагыз!

Галимнәр суган тураганда елауның сәламәтлек өчен файдалы булуын исбатлаган. Суган тураганда бу яшелчәнең күзәнәкләренең бөтенлеге бозыла. Нәтиҗәдә, махсус газ барлыкка китерә. Бу ачы газ безнең күз яшьләребезнең сәбәбе дә.

Суганда В витамины күп, аның кытлыгы сәбәпле күзләрдә кызыллык барлыкка килергә мөмкин. Суган эчендәге тагын бер витамин – С. Ул көчле антиоксидант һәм күзләрдә ялкынсынуны киметә. Ул, шулай ук, катаракта барлыкка килү ихтималын да киметә.

Суган - күкертле кушылманың бай чыганагы. Шуңа ул еларга мәҗбүр итә, ләкин күзләрне чистарта. Сугандагы аксымга бай глутатион - күзләр өчен бик яхшы антиоксидант. Ул аларның сәламәтлеген яхшырта һәм глаукома, катаракта һәм сары тап дегенерациясе кебек авырулардан саклый.

Суганның “күзгә керүе” күзне ныклырак итә, күрү сәләтен яхшырта. Суган - шулай ук, күз ялкынсынуыннан беренче чара.

Фото: glazexpert.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас