

Алар арасында 60 яшьтән олырак 869 317 кеше, шулай ук 8 057 бала бар. Ревакцинацияне 800 340 кеше үтте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әнә шундый мәгълүматлар китерде.
– Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Михаил Мурашко Башкортстанны вакциналау темплары буенча лидер төбәкләр арасында билгеләп үтә. Федераль министрлык мәгълүматларына караганда, республикада күмәк иммунитет 12,5 процент тәшкил итә, бу ил буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак, – дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин. - Башкортстанда нәтиҗәле ике компонентлы вакцина сыйфатында тәкъдим ителгән «Спутник V» дозалары җитәрлек.
Республиканың сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, коллектив иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешү һәм COVID-19га каршы прививка ясатучылар санын арттыру өчен төбәктә ял көннәрендә вакциналау оештырганнар, мобиль прививкалау пунктларын киң кулланалар.
Ерак авылларда «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында, диспансерлау белән беррәттән, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дә үткәрәләр.