

Алар ярдәмендә табиблар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытында чыга алачак, шулай ук биоматериалны лабораториягә китерә алачак.
– Бу без быел тапшыра торган беренче машиналар түгел. Без республиканың беренчел медицина буыны автопаркын актив рәвештә яңартабыз. Быел 90нан артык машина тапшырылды, аларның саны арта гына барачак. Алга таба да безнең медицинаны үстерүне дәвам итәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Яңа автомобильләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган. Аны «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашыралар.
Яңа техниканы Уфаның 13 һәм 21 санлы клиник дәваханәләре, 2 һәм 5 санлы балалар поликлиникалары, шулай ук Акъяр, Олы Устьикин, Исәнгол, Кырмыскалы, Кыйгы, Толбазы, Туймазы, Учалы, Яңавыл, Югары Тәтешле узәк район дәваханәләре алды.
- Медицина техникасы - республика ягыннан сәламәтлек саклауга ярдәмнең аз өлеше. Без шулай ук бик күп яңа объектлар төзибез, Башкортстан дәваханәләре өчен катлаулы медтехника, медикаментлар сатып алабыз, табиблар штатын киңәйтәбез, – диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, дәваханәләргә эшкә киләчәк студентларыбыз белән эш алып барабыз.