+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2022, 13:40

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 298 291гә җитте

Тәүлек эчендә янә 420 кешедә инфекция ачыкланды.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 298 291гә җиттеБашкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 298 291гә җитте
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 298 291гә җитте

Әле республика дәваханәләрендә 238 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 174 пациент 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә. Берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1970 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 614 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 505 якташыбыз инфекцияне җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 290 298.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән.
Барлыгы коронавирус инфекциясе 5 785 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: medboli.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас