+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2022, 07:30

Диабетик балаларга игътибар арта

Республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында 1нче төрдәге шикәр чире белән интегүче балаларга кагылышлы мөһим мәсьәләләрнең берсе каралды - аларны өзлексез глюкоза мониторингының медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү.  

Диабетик балаларга игътибар артаДиабетик балаларга игътибар арта
Диабетик балаларга игътибар арта

- Бүген республикада шундый 1 589 бала исәпләнә. Аларның 656сы өчен глюкозаны өзлексез мониторинглау өчен медицина эшләнмәләре таләп ителә, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Авыруның беренче тибы булган пациентларга даими үзконтрольне тәүлегенә 8-10 тапкыр үткәрергә туры килә. Мондый медицина процедурасы балалар тарафыннан бик авыр кабул ителә. Билгеләп үтәм, глюкозаны өзлексез мониторинглау ысулы клиник рекомендацияләргә һәм медицина ярдәме стандартына керә. Әмма мониторинг өчен медицина эшләнмәләре үзләре социаль хезмәтләр җыелмасын тәкъдим иткәндә рецептлар буенча җибәрелә торган исемлеккә керми. Шуңа күрә республика Хөкүмәте тарафыннан балаларны өзлексез глюкоза мониторингы системалары белән тәэмин итүгә 100 миллион сум өстәмә финанслау бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән медицина эшләнмәләре табиб адекват терапия билгели алсын өчен амбулатор шартларда кулланыла, ә пациент шикәр күләмен норма чикләрендә стабильләштерә торган препаратны кабул итә. Икенче типтагы шикәр чире белән авыручы күпчелек пациентларга даими үзконтрольне көненә 2-3 тапкыр үткәрү җитә, әмма авыруның беренче тибындагы пациентларга моны 3-4 тапкырга ешрак эшләргә туры килә.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=57113

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас