

Соклангыч династия Рауза апа Зөбәйдуллинадан башлана. Ул 1913 елда Кырмыскалы авылында дөньяга килә. 30нчы елларда шәфкать туташлары курсларын тәмамлый һәм гомер буе туган районының Бишавыл-Унгар авылында хезмәт итә, авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә.
Рауза апаның бертуган сеңлесе Мөнәвәрә Абдулла кызы да (1921 елда туа) апасы юлын сайлый, медицина училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, анда медицина хезмәте лейтенанты булып батырларча, намуслы хезмәт күрсәтә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Рауза һәм Мөнәвәрә апаларның икетуганнары кызлары Эльза Юлдашева да гомерен медицинага багышлый, 70нче еллардан башлап Кырмыскалы үзәк район дәваханәсендә эшли. 75 яшьлек табибә-офтальмолог бүген дә сафта, пациентларны кабул итә, халыкта ихтирам яулаган белгеч.
—Рауза әби белән Мөнәвәрә әби - минем картәтием Галиәскәр Зөбәйдуллинның бертуган апалары, — дип сөйли Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенең терапевты Зөлфия Исламова. — Алар алты бала булган. Галиәскәр Абдулла улы - минем әниемнең әтисе.
Зөлфия Зөлфәр кызы матур династияне дәвам итүе белән горурлана. Ул 1996 елда БДМУны тәмамлаган, туган ягы Кырмыскалы үзәк район дәваханәсендә интернатура үткән. Функциональ диагностика табибәсе булып хезмәт юлын башлый, бераз вакыттан терапевт эшен дә башкара, ә 2005 елдан участок терапевты булып эшли.
— Кешеләргә диагноз куярга гына түгел, аларны дәваларга да теләдем, — дип аңлата ул терапевт эшен сайлауны. — Һөнәремне бик яратам. Кешеләргә ярдәм итә алу тойгысы күңелгә рәхәтлек бирә. Әлбәттә, эшебез катлаулы, бурычлар күп. Шул бурычлар арасында кеше сәламәтеген беренче урынга куярга кирәк, дип саныйм.
Табибәнең гомер юлдашы Илдар Рәсил улы озак еллар Эчке эшләр министрлыгында эшләп, пенсиягә чыккан, бүген Уфа аэропортында коткаручы булып эшли. Уллары Азамат Мәскәүдә Губкин исемендәге Нефть дәүләт университетында соңгы курста белем ала. Ә кызлары Ләйсән — табиблар династиясен дәвам итүче. Ул БДМУны тәмамлаганнан соң Мәскәүдә Гельмгольц исемендәге медицина фәнни-тикшеренү үзәгендә ординатурада укыган, бүген Уфада Күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында эшли.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы “Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре” республика бәйгесен үткәрә. Конкурс 25 июльдән 31 августка кадәр уза. Язмабыз геройлары, анда “Иң өлкән династия” номинациясендә катнашып, финалга чыкты.