+22 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2022, 14:20

Поездда “Сәламәтлек көне” оештырылды

Бүген "Сәламәтлек көне" акциясе кысаларында Уфаның "РЖД-Медицина" клиник дәваханәсе табиблары Уфа – Раевка шәһәр яны поездында медицина тикшеренүе уздырды.  

Поездда “Сәламәтлек көне” оештырылдыПоездда “Сәламәтлек көне” оештырылды
Поездда “Сәламәтлек көне” оештырылды

Шәһәр яны поездында "Сәламәтлек көне" оештырылды. Акция кысаларында бөтен маршрут дәвамында теләсә кайсы пассажир кардиолог, дерматолог, реабилитолог консультациясен ала, шулай ук медицина хезмәткәре консультациясеннән соң грипптан вакциналана һәм коронавирустан ревакциналана алды.

- Мондый акция “Башкортостанская ППК” җәмгыяте маршрутларында өченче тапкыр узды һәм ул республика гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, җитди авыруларны вакытында ачыклауга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлтелгән, - дип билгеләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.

Бу юлы "Көнбатыш экспрессы"ның Уфа - Раевка маршруты сайланды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас