+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 август 2022, 11:05

Тәүлек эчендә янә 425 якташыбызда инфекция ачыкланды

Башкортстанда коронаирус йоктыручылар саны 298 716га җитте.  

Тәүлек эчендә янә 425 якташыбызда инфекция ачыкландыТәүлек эчендә янә 425 якташыбызда инфекция ачыкланды
Тәүлек эчендә янә 425 якташыбызда инфекция ачыкланды

Тәүлек эчендә янә 425 якташыбызда инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 232 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 169 пациент 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1944 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 596 пациент пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 181 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 290 479.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Барлыгы бу инфекциядән 5 785 якташыбызның гомере өзелде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас