

Әле республика дәваханәләрендә 250 кеше ковид белән көрәшә, аларның 163е 60 яшьне үткән. 16 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 2009 пациент амбулатор дәвалана, аларның 603е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 625 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 291 104.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән. Бу инфекция барлыгы 5 785 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
3 198 703 якташыбыз коронавирустан вакцинаның беренче компонентын алган, 2 932 475 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 13 201 кеше прививка ясаткан. Ревакциналанган гражданнар саны — 813 655.
Фото: tvkrasnodar.ru