+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2022, 10:55

Балалар ешрак чирли башлаган

Быел коронавирус белән зарарланган балалар саны, 2020-21 еллардагы белән чагыштырганда, 18 процентка арткан, ул вакытта барлык COVID-19 йоктыручыларның 10-11 проценты гына балалар булган. Бу хакта Русия Фәннәр академиясе академигы, “Роспотребнадзор”ның Эпидемиология үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерде.

Балалар ешрак чирли башлаганБалалар ешрак чирли башлаган
Балалар ешрак чирли башлаган
"Балаларда авыру еш кына респиратор инфекциясе билгеләре астында, яки билгеләрсез уза. Без “омикрон”лы балаларга карата тагын бер уңай моментны сиздек — безнең клиникада мультиялкынсыну синдромының бер генә очрагы да билгеләп үтелмәде, элек бу катлаулылык шактый еш очрый иде", - диде Горелов.

Әмма постковид синдромы, эксперт сүзләренчә, балаларда элеккечә үк еш очрый. Өстәвенә, COVID-19 кичергән балаларның якынча 30 процентында кайбер билгеләр кала да, беренче чиратта, хәлсезлек, таркаулык, игътибарлылыкның кимүе.

Фото: infosmi.net

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас