+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2022, 16:30

Сөякләре баш миенә кергән була

Коточкыч авариядән соң үсмер исән калды.

Сөякләре баш миенә кергән була
Сөякләре баш миенә кергән була

Күмертау шәһәрендә уникаль операция ясаганнар. Табиблар бик авыр хәлдәге 15 яшьлек үсмерне коткарып калган.

21 августка каршы төндә малай мотоцикл руле артында кюветка очкан. Ул җитди баш мие җәрәхәтләре ала. Хәтта баш миенә сөяк калдыклары керүен ачыклый табаблар. Урынга ашыгыч ярдәм килә, табиблар үсмергә беренче ярдәм күрсәтә һәм аны Күмертау дәваханәсенә китерәләр. Пациентны китергәндә аны анда табиблар бригадасы көтеп торган була инде, ашыгыч рәвештә табиб-нейрохирургны чакырталар.

Операция өч сәгать дәвам итә, аны нейрохирург Павел Петрунин үткәрә, ә тормыш эшчәнлеге параметрларының анестезиясен һәм контролен анестезиолог-реаниматолог Галия Хәйретдинова тәэмин итә.

Җәрәхәтләр баш миенең тышчаларына кагылган, шуңа күрә үсмернең гомере табибларга бәйле булган. Бәхеткә, операция уңышлы узган. Берничә сәгатьтән соң малай аңына килгән, тормыш өчен мөһим үзәкләр зарарланмаган булып чыга.

Үсмер инде үз аягында йөри. Тиздән аны дәваханәдән чыгарачаклар. Мондый табиблар, чыннан да, фәрештәләргә тиң.

Фото: ufacitynews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: