+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2022, 12:15

Шушыларны ашаса, балагыз "отличник" була!

Әгәр аның “5”кә генә укуын, сәламәт, шат, акыллы булуын теләсәгез, түбәндәге язмага игътибар итегез!  

Шушыларны ашаса, балагыз "отличник" була!
Шушыларны ашаса, балагыз "отличник" була!

Майлы балыкта файдалы аксым да, Омега-3 матдәсе бар. Бу кислота баш миенә бик яхшы йогынты ясый, шуңа мәктәп укучысы өчен бик кирәк. Атнасына бер-ике тапкыр булса да сельдь, скумбрия, сардина кебек балыклар ашаган баланың хәтере, игътибарлылыгы яхшыра.

Солы боткасы — иң файдалы боткаларның берсе. Кан йөрешен яхшырта, В витаминына бай. Шуңа ул энергия бирә.

Әстерхан чикләвегендә Омега-3 һәм Омега-6 майлы кислоталары, үсемлек аксымы, лецитин күп. Мөмкинлеккә карап, аны балагызга ешрак ашатырга тырышыгыз. Көненә 4-5 чикләвек җитә.

Караҗиләк антиоксидантларга һәм витаминнарга бай. Бу җимешне ашаган бала дәресләрне тиз һәм яхшы үзләштерер. Өстәвенә, күз күрүен дә яхшырта әле ул.

Какао һәм шоколадны да онытмагыз! Яңа пешкән кайнар какао иртән баланы энергия белән тәэмин итәр. Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтә, кан йөрешен яхшырта, кәефне күтәрә. Шоколадтагы һәм какаодагы магний хәтер эшчәнлегенә файдалы.

Яшел борчак тиаминга бай. Ул җитешмәгәндә игътибарлылык югала. Кәеф төшә, хәтер начарлана. Бу яшелчә чи килеш тә, туңдырылган, консервланган хәлдә дә файдасын югалтмый.

Алма — витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Ул иммунитетны яхшырта, организмны ныгыта. Андагы фосфор нерв системасына уңай йогынты ясый, алма суты яхшы антиоксидант булып тора.

Кишер күзләр өчен файдалы, шигырьләр, текстлар ятлауны җиңеләйтә. Матдәләр алмашын язшырта.

Бер кивида бер тәүлеккә җитәрлек С витамины бар. Ул - баш миен ирекле радикаллардан саклаучы антиоксидант чыганагы. Киви ашаган бала курыкмыйча карарлар кабул итә, хәтере яхшы булыр.

Фото: https://www.gastronom.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: