+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2022, 14:25

“Республикада тычкан бизгәге белән бәйле хәл бик борчулы”

“Роспотребнадзор”ның Башкортсан идарәсе җитәкесе Анна Казак бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Төбәктә инде ике кеше бу инфекциядән савыга алмаган. Үткән еллар белән чагыштырганда, авыручылар саны 8,5 процентка арткан.

“Республикада тычкан бизгәге белән бәйле хәл бик борчулы”“Республикада тычкан бизгәге белән бәйле хәл бик борчулы”
“Республикада тычкан бизгәге белән бәйле хәл бик борчулы”

25 августка булган мәгълүмат буенча, республикада инде 1025 кешедә инфекция теркәлгән. Аларның 569ы Уфада.
Анна Казак белдерүенчә, әле 100 мең кешенең 25,5 меңендә инфекция раслана. Бу бик борчулы хәл.
Ведомство белгечләре фаразлары буенча, якын арада авырулар саны үсәргә мөмкин, чөнки кырлардан кимерүчеләр шәхси йортларга якынрак күченә. Ә бакчачыларда уңыш җыю чоры башланды. Быел авыру артуны коры һава торышы белән дә бәйлиләр. Сезонлы дератизация үткәрелүгә карамастан, кимерүчеләр популяциясе үсүен дәвам итә.
Анна Казак көз көне һәммәбезгә аеруча сак булырга киңәш бирде. Паркларда фотога төшәргә яратучылар аеруча игътибарлы булсын, чөнки көзге яфраклар, агачлар аша инфекция йогарга мөмкин.
“Печән һәм коелган яфракларда тычкан экскрементларының тузан кисәкчекләре калырга мөмкин. Үпкәләргә эләгеп, алар авыру тудыра", - дип кисәтте Анна Казак.
Мабугат конференциясендә ике балалар лагеренда тычкан бизгәге белән зарарлану очраклары турында да сүз булды. Алар — Салават районындагы “Спутник” һәм Стәрлетамак районындагы “Салют”.
"Бу нонсенс, әлбәттә, берьюлы ике балалар лагеренда ачыклану. Гадәттә, балалар учреждениеләре территорияләре аеруча җентекләп эшкәртелә. Бу очракларда дератизация уздырган кешеләргә дә, аларның эшен кабул итүчеләргә дә җаваплылык төшә. Без шунда ук лагерьлар эшен туктаттык, хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирдек. Хәзер тикшерү материаллары прокуратурага һәм тикшерү комитетына китте ", - диде Анна Казак.
Куркыныч инфекцияне йоктырмас өчен белгечләр гигиена таләпләрен үтәргә, кимерүчеләрне өйгә кертмәс өчен чаралар күрергә, химик эшкәртүләргә җитди карарга кидәш итте.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Азат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, авыру бик хәвефле катлаулылыклар китереп чыгара. Беренче көннәрдә температура 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Гадәттә күпчелек авыручыларда бөерләр белән проблемалар килеп чыга. Әлбәттә, инфекцияне уратча һәм чагыштырмача җиңел үткәрүчеләр дә бар. Ләкин дәваханәсез булмый. Югыйсә авыру үлем очрагы яисә инвлидлык белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа беренче билгеләр күзәтелү белән табибка күренү мотлак.
Матбугат конференциясендә башка теммалар да күтәрелде. Эссе көннәр озак булу сәбәпле, әле талпаннарның да активлыгы күзәтелә. Шуңа табигатькә чыкканда сак булу.
Әлбәттә, белгечләр коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл турында да сөйләделәр.
Анна Казак белдерүенчә, индивидуаль саклану чараларын киңкүләм кертү өчен әлегә күрсәтмәләр юк. Ведомство аларны кешеләр күпләп җыелган урыннарда, сатучыларга, провизорларга, дәваханә һәм поликлиника хезмәткәрләренә кулланырга тәкъдим итәчәк.
"Кешеләр битлекнең нәтиҗәле саклавын аңладылар инде. Битлектә утырган урыннарда авыру булмаган мисаллар бар. Шуңа күрә режим локаль генә булачак", - диде Анна Казак.

Фото: Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас