+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 сентябрь 2022, 14:25

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе эшен тәмамлый

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясенең соңгы атнасы гына калды, киләсе җомгада ул үз эшен тәмамлый.  

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе эшен тәмамлый"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе эшен тәмамлый
"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе эшен тәмамлый

Акция үткәрелә башлауның агымдагы көненә 118 251 кеше тикшерелгән. 42 817 тикшерү уздырылган, шул исәптән 27 290 флюорография, 15 527 маммография. 3 929 гражданның канында — глюкозаның, 3 929 гражданда кандагы холестеринның югары дәрәҗәсе, 6 800 кешедә югары кан басымы, артык авырлык - 4 890 пациентта, тәмәке тарту 3 562 кешедә ачыкланган.
3 887 социаль әһәмияткә ия авыру теркәлгән, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары - 2 815 кешедә, яман шеш авыруына - 313 кешедә, 713 кешедә - шикәр чиренә, 28 кешедә туберкулезга шик туган.
Барлык гражданнар диагнозны ачыклау яки дәвалнау өчен тикшерүгә юнәлтелгән һәм контрольгә алынган.
Бригадалар алты маршрут буенча эшен дәвам итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас