+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 сентябрь 2022, 11:30

17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 301 427гә җитте. Тәүлек эчендә янә 469 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта...17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта...
17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 249 кеше ковид белән көрәшә. Алар арасында 174 пациент 60 яшьне үткән.
17 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2381 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 714 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 626 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 293 011.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән.
Пандемия башыннан алып бу инфекция 5 786 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.

Фото: m.realnoevremya.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас