

“Эшче төркемнең бөтен командасы безнең проектның республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хуплануына һәм хәзер Хөкүмәт тарафыннан раслануына бик шат, - дип билгели Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Ачык бала тудыру йорты" чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Диана Фәрахова. — Бу Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә (республика кысаларында) кабул ителгән бердәнбер шундый проект. Ышанам, ул һичшиксез кимендә ике максатка ирешәчәк: ниһаять, хатын-кызга сервис мөнәсәбәтенең югары дәрәҗәсенә туры килә торган медицина оешмаларын күрсәтәчәк, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында тиешле статуска туры килми торган медицина ярдәменең дә сыйфатын арттырачак. Хәзер республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы "Башкортстан Республикасының ачык бала тудыру йорты һәм хатын-кызлар консультациясе" мактаулы статусы бирү буенча комиссия төзү турында күрсәтмә бирергә, комиссия составын, медицина оешмаларына ярдәм күрсәтәчәк кешеләрнең составын расларга тиеш".
Фото: clinica-opora.ru