

Әле республика дәваханәләрендә 222 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 168 пациент 60 яшьне үткән. 15 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2342 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 702 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 539 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 293 550.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан вафат булучылар теркәлмәгән. Пандемия башыннан алып бу инфекция 5 786 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
Фото: yakutsk.ru