+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2022, 07:15

Яңа дулкын нәрсәсе белән аерыла?

Табиблар билгеләвенчә, коронавирус инфекциясенең яңа дулкынының үзенчәлеге бар — ул бераз җиңелрәк үтә.  

Яңа дулкын нәрсәсе белән аерыла?Яңа дулкын нәрсәсе белән аерыла?
Яңа дулкын нәрсәсе белән аерыла?

"Лидер-Медицина" үзәгенең баш табибы Евгений Тимаков белдерүенчә, билгеләр гадәти ОРВИ белән охшаш, ә үпкә ялкынсынуы һәм бронхит сирәгрәк очрый башлаган. "Омикронның" дүртенче һәм бишенче төрләре аеруча киң таралган, ә аларның төп билгеләре — тавыш бетү, йөткерү, томау, тамак, баш, мускул, эч авыртулары, эчәклек эшчәнлеге бозылу.

COVID-19ны кисәтү өчен респиратор авырулар вакытындагы кебек үк дарулар кулланырга киңәш итәләр. Хәер, барысы да алай ук җиңел түгел. Ковид, элеккечә, кеше өчен хәвефле һәм тиз йога. Табиб Евгений Тимаков моны болай аңлата: “Хәтта "омикронга" иммунитет булганда да ул безнең иммун киртәләрен җимерә».

Әлбәттә, күпчелек очракта авыру җиңел уза һәм бары тик сирәк очракта үпкә ялкынсынуына күчә. Медицина фәннәре кандидаты, терапевт Андрей Кондрахин сүзләренчә, пневмония "омикрон" барлыкка килү белән тәмамланды диярлек, хәзер авыруның барлык күренешләре югары сулыш юллары органнары дәрәҗәсендә саклана. Кызганыч, инфекциянең җиңел агымы, үз чиратында, авыруның диагностикасын катлауландыра, чөнки коронавирус билгеләре гадәти ОРВИ белән охшаш һәм аны хәтта экспресс-тест белән дә ачыклау катлаулырак.

Фото:
chelny-izvest.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас