

Медицина бригадасы составына оториноларинголог, эндокринолог, офтальмолог, травматолог-ортопед, хирург, акушер-гинеколог, функциональ һәм УЗИ-диагност, шулай ук урта медицина белеме булган белгечләр керде.
Килү белән алар медицина оешмалары буенча эшләү өчен белгечләргә булган ихтыяҗга карап бүленәчәк. Командирланган белгечләр белән бүген хәвефсезлек техникасы, эпидемия һәм шәхси хәвефсезлек буенча инструктажлар үткәрелде.