+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 сентябрь 2022, 14:45

Фармацевтика үзәге төзеләчәк

Башкортстанда инвестицияләр күләме 1,1 млрд. сум булган «Фармленд – Терминал 1» фармацевтика логистика үзәге барлыкка киләчәк.

Фармацевтика үзәге төзеләчәкФармацевтика үзәге төзеләчәк
Фармацевтика үзәге төзеләчәк

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин инвестицион проект төзелеше барышы белән таныштылар.

- Әлеге проект Уфада фармацевтика продукциясен сату, саклау һәм озату процессларын оптимальләштерү һәм синхронлаштыру өчен логистик комплекс булдыруга юнәлтелгән, - диде Алексей Гусев.

14 792 кв. м мәйданлы комплекс Орджоникидзе районында Севастополь, Дон һәм Буревестник урамнары белән чикләнгән территориядә барлыкка киләчәк. Инвестор мәгълүматларына караганда, объектны файдалануга тапшыру күздә тотыла торган дата – 2022 елның 3 кварталы.

Яңа логистик фармүзәкне эшләтеп җибәрү белән 100 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас