

“Вируслар һәм салкын тию авырулары сезоны җитә, коронавирус беркая да китмәде, шуңа күрә ковидтан ревакциналау уздым, грипптан да вакциналандым. Барысын да шулай ук эшләргә чакырам. Коллектив иммунитет кына үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне бу авырулардан сакларга мөмкинлек бирә”, — дип язган социаль челтәрдә республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны соөиаль яклау министры Ленара Иванова да вакциналар ясаткан һәм бу хакта социаль челтәрдә хәбәр иткән:
“Берьюлы ике сезонлы прививканы да ясаттым: грипптан да, ковидтан да. Сәламәтлек теләгез миңа!” — дигән ул.