

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 302 377гә җитте. Тәүлек эчендә янә 477 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 218 кеше инфекция белән көрәшә, аларның 153е 60 яшьне үткән. 15 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 2476 пациент амбулатор дәвалана, аларның 743е 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 346 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 293 896.
Соңгы тәүлектә COVID-19дан янә бер якташыбыз савыга алмады. Пандемия башыннан республикада ковид корбаннары саны 5 787гә җитте. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
Фото: mirtesen.ru