

Әле республика дәваханәләрендә 227 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 161 пациент 60 яшьне үткән. 15 якташыбыз авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2 630 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 852 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 319 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 294 215.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19дан үлем очраклары теркәлмәгән.
Пандемия башыннан алып бу инфекция 5 787 якташыбызның гомерен өзде. Аларның 4 899ы 60 яшьне узган булган.
Фото: realnoevremya.ru